Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

«Кызыклы китап белән каникуллар!».

Җәйге каникуллар ял итү, күңел ачу һәм яхшы кәеф өчен искиткеч вакыт. Җәйге каникуллар вакытында бик күп кызыклы һәм файдалы эшләрне үткәреп була.  Китапханәдә 24 июль көнне  «Кызыклы китап белән каникуллар!» исемле  чара үткәрелде. Балалар әлеге чараларда көннәрен бик файдалы үткәрәләр. Мәктәп-мәктәп уйныйлар, тылсымлы әкиятләр, күңелле һәм шаян шигырьләр, серле маҗаралар һәм фантастика дөньясы белән танышалар.