Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

“Фольклордиягә сәяхәт”.

Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында 17 июль «Бердәм фольклор көне» Бөтенроссия акциясе көне уңаеннан 17 нче номерлы Шубан филиалы  “Фольклордиягә сәяхәт”  исеме астында чара үткәрде. Бердәм фольклор көне Россия халыкларының фольклор мирасын саклауга һәм популярлаштыруга ярдәм итә, халык иҗатын өйрәнүне дәвам итәргә булыша.  Чара берничә өлештән торды: «Сказочное подворье», «Халык уеннары каруселе», «Табышмаклар, бармак уеннары», «Мәкальне җыеп бетер». Әлеге чорада  1-5 сыйныф укучылары катнашты. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар, әкиятләрне геройлары аша таптылар, мәкальләрне җыйдылар, халык әкиятләрен пазлыларда җыйдылар, халык уеннары уйнадылар.