Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

"Рәссам Сутеевның әкиятләре илендә"

5 июль көнне китаханәдә Владимир Сутеев иҗадына багышланган рәсем ясарга яратучы балалар белән "Рәссам Сутеевның әкиятләре илендә" исемле чара үткәрелде. Владимир Сутеевның иҗаты һәм китаплары белән балалар әдәби чараның  беренче өлешендә таныштылар. Сутеев әкиятләре белән танышып чыккач “Кто сказал мяу?”  исемле әкияте кычкырып укылды. Чараның икенче өлеше иҗади иде. Балалар Сутеев әкиятләре буенча раскраска буядылар.