Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

“Әй, балачак, балачак!”.

1 июнь - җәйнең беренче көнендә иң матур һәм якты бәйрәмнәрнең берсе Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм итәбез. Шуд уңайдан Шубан балалар бакчасы балалары белән “Әй, балачак, балачак!” исемле бәйрәм программасы үткәрелде. күңелле конкурслар, җәй турында шигырьләр, табышмаклар чишүдән торды. “Яраткан мультфильмым” темалары буенча - асфальтка рәсем ясалды. Балалар белән күңелле, эстафеталы, хәрәкәтле  уеннар уйналды.