Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

"Тәмәке тарту сәламәтлек дошманы".

31 май - Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне. Ул бөтен дөньяда "тәмәкесез көн" буларак билгеләп үтелә.

Әлеге тәкъдим 1988нче елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан кертелә. 2013нче елда "Җәмәгать урыннарында тәмәке тарту катгый тыела" дигән закон үз көченә керсә дә, әлегә кадәр тәмәке көйрәтүчеләр саны кимегәне әллә ни сизелми. Әгәр дә Сез шушы көннән башлап, тәмәке тартуыгызны киметергә һәм киләчәктә баш тартырга дигән карарга киләсез икән, якын-тирәдәге сәламәт кешеләргә, бигрәк тә балалаларыгызга һәм оныкларыгызга ничаклы сөенеч һәм бәхет бүләк итәчәгегезгә төшенерсез. Шул уңайдан яшүсмерләргә буклетлар таратылды.