Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

“Әдәплелеккә китап аша”.

13 март көнне китап укучы балалар  белән “Әдәплелеккә китап аша”  дип исемләнгән әдәплелек дәресе уздырылды. Әдәплелек дәресендә балаларга “Тәмле сүз” китабы аша әдәпле булу серләре төшендерелде. Әлеге китаптагы  хикәяләр, әкиятләр, шигырьләр, мәкаль-әйтемнәр сабыйларга әдәп-әхлак күнекмәләре бирү максатыннан иҗат ителгән. Балалар әсәрләрне  игътибар белән тыңлап, үз фикерләре белән уртаклаштылар. Чара  барышында  бер-берләре белән әдәпле итеп аралашырга, кешеләргә игътибарлы булырга кирәклеген, яхшы, ягымлы, матур сүзләрнең  “тылсымлы” булуын аңладылар. Шулай ук бик теләп уеннарда катнаштылар. Балаларга аеруча “Тәмле телле булу”, “Кем күбрәк сүз белә?” уеннары  ошады.