"Ягез әле егетләр!" кичә - ярыш.
24 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәдәният йорты белән берлектә яшьләр өчен "Ягез әле егетләр!" исемле кичә - ярыш уздырылды. Командаларның исемен һәм девизын яңгыраттылар. Алга таба төрле конкурслар аша егетләрнең осталыкларын күзәттек. Әдәби характердагы биремнәрне дә уңышлы гына үтәп чыктылар егетләр.