«Наши истоки. Читаем фольклор»
21 февраль-Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Ульяновск өлкәсенең С. Т. Аксаков исемендәге балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе үткәргән V Халыкара «Наши истоки. Читаем фольклор» акциясенә кушылдык. Чарада балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты, алар өчен “Табышмаклар һәм тизәйткечләр” исемле фольклор сәгате үткәрелде. Балалар табышмакларга җавап таптылар. Һәм тизәйткечләрне дөрес әйтергә өйрәнделәр.