“Сабый җанлы апа” .
Балалар язучысы Әминә Әхмәт кызы Бикчәнтәевага 110 ел. Әминә Бикчәнтәеваның балалар өчен язылган китапларына таянып Шубан авыл китапханәсе 2 сыйныф укучылары белән “Сабый җанлы апа” исеме астында онлайн шигърият сәгате оештырды. Китап укучы балалар үзләренә ошаган шигырьләрне кычкырып укыдылар. Укыган шигырьләре видеосы Шубан китапханәсе аккаунтында яктыртылды.