Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

“Шәфкатьлелек бизи кешене”

Инвалидлар Декадасында ярдәм итәбезме без инвалид кешеләргә һәм ничек итеп аларга ярдәм күрсәтә алабыз?  Җылы сүз, игътибар авыру кешеләргә беркайчан да артык булмый. Шул уңайдан Шубан авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән авыл җирлегендә яшәүче инвалид балаларны (Хайретдинова Галия, Садикова Сөмбел, Гиматов Нәзил, Заляева Зәринәләрне) бүләкләр, җылы сүз белән куандырып, әкиятләр укып кайттык.