Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

“Исемең - билгесез, батырлыгың – үлемсез”.

3 нче декабрь – Билгесез солдат көне. Илебездә бу истәлекле дата яу кырларында хәбәрсез югалган каһарманнарны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан китапханәдә “Исемең-билгесез, батырлыгың-үлемсез” исемле китап күргәзмәсе ясалды. 5 сыйныф укучылары белән авылыбыз һәйкәле янында батырлык сәгате үткәрелде.