Бер көнемне салсам мин бизмәнгә...
Декарь ае инвалидлар Декадасы белән башланып китә. Шубан авыл китапханәсе инвалидлар декадасы кысаларында, инвалид язучылардан: күренекле шагыйрь, язучы-прозаик, драматург Фәнис Яруллинның; күренекле райондашыбыз, спортчыбыз, шашка остасы һәм шагыйрәбез Чулпан Габделганиеваның; шулай ук балачактан инвалид танылган шагыйрь Кәүсәрия Шәфикованың әсәрләреннән «Бер көнемне салсам мин бизмәнгә...» исемле күргәзмә ясалды һәм күзәту үткәрелде.