Кышкы күңел ачу-таудан шуу
Кышын таудан шуу - бик күп уңай эмоцияләр бирә торган спорт. Һәм балалар өчен таудан шуу - файдалы шөгыль. Шубан авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен “Кышкы күңел ачу-таудан шуу” исеме астында таудан массалы шуу оештырдылар.