Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

“Иң кадерле, иң хөрмәтле булсын җирдә Әниләр!” исемле күргәзмә

Татар әдәбияты искиткеч гүзәл әсәрләргә бай. Алар арасында нинди генә темага язылганнары юк! Шулай да, иң күп шигырьләр әниләргә багышланган, иң күп җырлар әниләр турында. Кулына каләм алган һәркем әниләр турында язмый кала алмыйдыр. Ноябрьнең соңгы атнасы әниләр көне уңаеннан Шубан авыл китапханәсендә ана образының бөеклеген яктырткан әдәби әсәр-шигырьләрдән торган “Иң кадерле, иң хөрмәтле булсын җирдә Әниләр!”  исемле күргәзмә тәкъдим итте.