Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

“Әниләр көне”

Әйе, әниләр безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлларыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз.  Россиядә һәр елның, соңгы ноябрь якшәмбесендә “Әниләр көне” билгеләп үтелә. 26 ноябрь көнне, Шубан авыл мәдәният йортында, әниләргә багышланган концерт, ә китапханәдә әниләргә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Кичә барышында әниләребезгә һәм әбиләребезгә чын йөрәктән шигырьләр һәм җырлар башкарыла. Ахырдан, килгән кунакларга китап күргәзмәсе тәкъдим  ителде.