Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

“Китап уку сәнгате”

Укучыларның рухи байлыгын үстерүдә китапны сәнгатьле укуның роле китап ярдәмендә тормышка ашырыла. Шул максатыннан 25 октябрь көнне Шубан төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф укучылары белән “Китап уку сәнгате” исемле библиографик дәрес үткәрелде. Чара барышында балалар үзләре укыган әдәби әсәрләре белән фикерләр алыштылар,  китапханәче һәр укылган китапны дәфтәргә эчтәлеген язып рәсем ясап кую алымы белән таныштырды.