“Авылым тарихы”
Шубан авылы китапханәсендә Шубан төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучылары өчен “Авылым тарихы” исемле библиопанорама үткәрелде.
Чара барышында балалар авыл тарихы, аның халкының гореф-гадәтләре һәм мирасы, мәдәни кыйммәтләре белән таныштылар, геройларын искә төшерделәр һәм туган як табигатенең байлыгы турында белделәр. Китапханәче һәм укытучы авылның барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар.