Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

“Сәламәт тәндә сәламәт рух”

19 июль көнне балалар бакчасына йөрүче балалар өчен сәламәт яшәү рәвешенә багышланган “Сәламәт тәндә сәламәт рух” исеме астында уеннар үткәрелде. Чара уен формасында саф һавада үтте.
Балаларга физкультура, спорт, дөрес туклану файдасы турында сөйләнде. Балалар ярышларда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр. Әмма иң кызыклысы спорт ярышларында катнашу булды. Кызлар һәм малайлар зарядка ясадылар, төрле күңелле эстафеталарда катнаштылар. Саф һавада уен һәм йөгерү балаларның сәламәтлеге һәм физик үсеше өчен бик файдалы.