Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

Җир-кешеләр планетасы

Җир планетасының торышын, табигатьнең гүзәллеген, байлыгын күрә белергә өйрәтү максатыннан экологик дозор үткәрелде. 22 апрель көнне укучылар Җир-Галәмнең кечкенә бер өлеше һәм без табигатьне саклый алабызмы һәм моның өчен нәрсә эшләргә кирәклеген экологик күзәтүдә үз белемнәрен күрсәттеләр: табышмакларга, викторина сорауларына җаваплар таптылар. Балалар тыюлыклар, милли парклар, питомниклар һәм ботаника бакчалары турында видеофильмнар карадылар.