Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

“Язны сәламли кошлар”

1906 елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә.
Китапханәдә мәдәният йорты белән берлектә 1 апрель көнне “Язны сәламли кошлар” дип исемләнгән эко-сәгать узды. Балаларга кошлар, аларны саклау турында сөйләнде. Балалар түбәндәге конкурсларда актив катнаштылар: “Рәсемнән кошларны таны”, “пазлы җыю”, “Буталган хәрефләр”, “Сүзләр чылбыры”. Табышмак, кроссвордларга җаваплар таптылар.