Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

КӨЛКЕ КӨНЕ: БАР ДӨНЬЯ БЕР КӨНДӘ ШАЯРА!

Яз исе. Кояш елмая. Кошлар сайрый. Елмаясы, көләсе генә килеп тора. Бүген беренче апрель! Кошлар һәм көлке көне. Юкка гына Көлке көне апрель аена туры килмәгәндер инде!
Көлке көне дөньяның бар илләрендә дә нәкъ менә 1 апрельдә билгеләп үтелә. Әмма, ни кызганыч, бу көн ял булып саналмый. Тик без моңа карап, моңсуланып йөрмибез бит инде, әйеме? Шаярабыз, көләбез, гомерне озайтабыз! Шул уңайдан китапханәдә китап яратучы балалар белән мәзәкләр укыдык.