Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

“Телефоным шалтырады” исемле танып-белү уен чарасы

Татарстанда 2022 ел Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 3 апрель  көнне китапханәдә балалар белән “Телефоным шалтырады” исемле танып-белү уен чарасы үткәрелде. Беренче кесә телефоны кайчан барлыкка килгән, ни өчен заманча телефонны кәрәзле дип атаулары, кесә телефонының төрле тормыш хәлләрендә кешеләргә ничек ярдәм итүе һәм тискәре йогынты ясавы турында белделәр. Шулай ук төрле ситуацияләргә җаваплар бирдек. “Телефоннарның файдалы һәм зарарлы якларын санап китик әле” исемле сорауга җаваплар әзләдек. Селфи төшерү уенын уйнадык.