Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

Балалар китабы атналыгы

Быел балалар китабы атналыгы Бөек балалар язучысы Корней Иванович Чуковскийның тууына 140 ел тулуга багышланды. Шул уңайдан китапханәдә К.И.Чуковскийның тормышына һәм иҗатына багышланган әдәби укулар үткәрелде. Балалар өчен “Добрый мир сказок К.И.Чуковского” исемле китап күргәзмәсе ясалды һәм язучының әкиятләре кычкырып укылды.