Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

Чемодан - серле нәрсә...

Чемодан - серле нәрсә... Аның белән сәяхәт итәләр.  Ә тагын китапханәләрдә гадәти булмаган күргәзмәләр дә  оештырыла. 30 март көнне балалар өчен “Табышмаклы әдәби чемодан” дип исемләнгән чара үткәрелде. Әлеге чара “Төрлесеннән”, “Әкияти табышмаклар”,  “Сорыйбыз – җавап бир”, Кроссворд чишү, “Син миңа, мин сиңа” кебек тукталышлардан торды. Чарада  балалар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Нәкъ менә әкият ярдәмендә алар матурлыкка сизгер булалар, яманлыкны гаепләргә, яхшылыкка сокланырга өйрәнәләр. Табышмак чарасы күңелле һәм җанлы узды.