Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

“Изгелек иткән юлда калмас” исемле әдәби утрау

16 март көнне балаларда әхлак тәрбиясе бирү юнәлеше буенча китап укучы балалар белән “Изгелек иткән юлда калмас” исемле әдәби утрауга җыелдык. Китапханәче балаларга кешелеклелек, ярдәмчеллек, изгелекнең иң күркәм сыйфатлар булуын аңлатып китте.

- Нәрсә ул игелеклелек? Игелекле булу нәрсәне аңлата? Сезнең нинди изге эшләр эшләгәнегез бар? “Балаларыңның игелеген күрергә язсын,” – дигән теләкләрне сез ничек аңлыйсыз? кебек сорауларга балаларның җавабын тыңлап, балаларбелән изгелек, ярдәмчеллек кебек күркәм сыйфатларның мәгънәсен ачыклап әкиятләрне искә төшердек.