Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

“Күп белергә теләсәң – китап укырга кирәк”

Китапханәдә балалар китап атналыгы старт алды. Балалар китабы озак еллар буена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була.

Шул уңайдан 26 март көнне балалар белән “Күп белергә теләсәң – китап укырга кирәк” исемле библиографик дәрес үткәрелде.  Әлеге чара китап турындагы табышмак белән башланып китте һәм берничә станциядән торды. Беренче станциядә “Безнең китапханә” дигән блиц-сорауларга җавап бирдек, икенчесендә   табышмакларга җаваплар таптык, өченче станциядә  кроссвордлар, ребуслар чиштек һәм дүртенче станциядә балалар үзләренә ошаган китаплардан сайлап алып шигырьләрне кычкырып укыдылар. Әлеге чара балаларга бик ошады.