“Культурные выходные” Бөтенроссия акциясенә кушылдык
Россия халыкларының мәдәни мирасы елы һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Культурные выходные” Бөтенроссия акциясенә Шубан авыл китапханәсе кушылып 6 март көнне #ВеснеДорогу исемле хэштег белән үзебезнең район язучыларыннан Гарифҗан ага Мөхәммәтшин белән Мәгъмүрә апа Хөрмәтуллиналарның табигатькә багышланган шигырьләрен Айсылу Мөхәммәтҗанова һәм Инсаф Сәләхетдиновлар укыды. Әлеге видеоларны shyban_biblioteka аккаунтына урнаштырылды.