Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

“Ягез, әле егетләр”

23 февраль көнне мәдәният йорты белән берлектә хәрби — патриотик айлык кысаларында “Ягез, әле егетләр” исемле спорт — уен программасы үткәрелде. Конкурста “Защитники” һәм “Кызыл машина” командалары катнашты. Катнашучылар арасында хәрби хезмәт узган егетләр һәм хәрби хезмәткә баручы яшьләребез да бар иде. Катнашучылар зирәклеккә, тизлеккә, көч сынау ярышларында катнаштылар.