Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

“Фәннең дә үз көне бар”

8 февраль - Россия фәне көнендә яшь китап укучылар өчен “Фәннең дә үз көне бар” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Балалар гаҗәеп сораулар һәм җаваплар иленә сәяхәт ясадылар. Малайларны һәм кызларны “фән” нең нәрсә икәнлеге һәм аның нинди төрләре булуы турында шулай ук фән һәм техника өлкәсендәге казанышлар, уйлап табучылар һәм аларның ачышлары турында таныштырдык.