Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

“Иске Яңа еллар”

14 январь көнне Шубан авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Иске Яңа еллар” исеме белән бик күңелле кичә үткәрде. Китапханәбезнең актив укучылары белән табышмакларның җавапларын таптык, бала чакта өйрәнгән шигырьләрне искә төшереп сөйләдек. Яшь чактагы аулак өйләрдә уйналган уеннарны уйнап, җырларны җырлап күңел ачтык.