Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

“Без синең дусларың, табигать”

5 июнь көнне әйләнә тирә мохитне саклау көне уңаеннан “Без синең дусларың, табигать” исемле саф һавада экологик уен үткәрелде. Әлеге уенда балалар табышмакларга җаваплар таптылар, кыргый хайваннар төшкән рәсемнәрне буядылар, лабиринт уенын бик теләп эшләделәр.