Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

"Китапханә - серле дөнья"

27 январь көнне "Китапханә - серле дөнья" исеме астында библиографик дәрес үтте. Максаты: 1 нче сыйныф укучыларын китап һәм китапханә белән якыннан таныштыру; китап укуга кызыксыну уяту. Укучыларга китапның барлыкка килү тарихы, китапның кеше тормышындагы роле, әһәмияте турында сөйләп үтелде.