Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

«Тауларга да барабыз, Чаналарда шуабыз»

6 гыйнвар көнне Шубан авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен сәламәтлек чарасына нигезләнеп   тауга чана шуарга бардык. Балаларның физик үсеше һәм сәламәтлеге аны шәхес буларак формалаштыруда нигез булып тора. Балаларга саф һавада чана шуу күңелләренә хуш килде. Тауга барганда кыш турында шигырьләр сөйләделәр, ә кайтканда табышмакларлар әйтештеләр. Максаты: балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту.