Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

«Кышкы уеннар»

3 январь көнне Мәдәният йорты каршындагы мәйданда кышкы каникулларны башлап китап укучы балалар өчен Кыш бабай һәм Кар кызы белән "Кышкы уеннар" дип аталган бәйрәм оештырылды. Төрле уеннар: "Кем тизрәк чанада иптәшен йөртә" "Куяннар", ,,Кыш бабай бияләе” дигән уеннарны балалар аеруча үз итте. Кыш бабай алып килгән сәламәтлек темасына кагылышлы викторина сорауларына һәм кыш турында табышмакларга да җаваплар таптылар. Кыскасы, беркем дә читтә калмады, барысы да күңел ачтылар. Дөрес итеп оештырылган саф һавада булулар балаларның һәр яклап үсеше өчен дә файдалы. Максат: саф һавада уйнап балаларның сәламәтлеген ныгыту, кышкы  спорт төрләре белән таныштыру, спортка карата ярату  хисләре тәрбияләү.