Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

Интернет - мәгълүмат дөньясы

2022 ел Татарстан республикасында цифрлаштыру елы буларак кабул ителде. Шул уңайдан 2 сыйныф укучылары белән "Интернет - мәгълүмат дөньясы" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырдык. Чарада укучыларга Интернетның файдалы һәм зарарлы яклары турында , Интернетта үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен аңлаттык.