Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

Татар телем - иркә гөлем

21 февраль - Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан 3 - 4 сыйныф укучылары белән "Туган телем - иркә гөлем" исемле интеллектуаль уен оештырылды. Укучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Алар татар теле белән бәйләнешле булган иҗади биремнәрне үтәделәр: табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләр, тизәйткечләр әйтештеләр, төрле кызыклы сорауларга җавап бирделәр.