Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

Әкият бездә кунакта.

Сосна авыл китапханәсе балалар бакчасының кечкенәләр һәм уртанчылар төркеме балалары белән "Әкият бездә кунакта" дип исемләнгән кычкырып уку оештырды. Балаларны китапханәгә килә торган "Сабантуй", "Салават күпере"журналлары, яңа китаплар белән таныштырдык, балалар язучысы А. Алишның "Койрыклар", "Сертотмас үрдәк" әкиятләрен кычкырып укыдык.