Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

Батырлык мәңге яши

Сосна авыл китапханәсе "Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз" акциясенә кушылып 5 сыйныф укучылары белән "Батырлык мәңге яши" исемле батырлык сәгате уздырды. Укучылар Бөек Ватан сугышында ватандашларыбыз күрсәткән батырлыкларны тасвирлаган китаплар белән таныштылар, партизан отрядлары, яшь герой - пионерлар турында тыңладылар. Чараның икенче өлешендә Ә.Еникиның "Бала" хикәясен укып фикер алыштылар.