Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

"Ришвәтчелеккә каршы бергәләп"

9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан китапханәдә "Ришвәтчелеккә каршы бергәләп" дип исемләнгән әңгәмә узды. Әңгәмәдә нәрсә ул ришвәт? дигән сорауга җавап таптык, намуслылык, гаделлек турында сөйләштек, ришвәтчелеккә каршы торырга өндәдек.