Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

"Җырлыйм әнием турында..."

Һәр елны ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 1 - 2 сыйныф укучылары белән "Җырлыйм әнием турында" дигән әдәби сәгать уздырдык. Укучылар үзләренең әниләре турында, аларга багышланган шигырьләр сөйләделәр. Кичәне Г. Зәйнәшева сүзләренә язылган "Җырлыйм әнием турында" җыры белән тәмамладык