Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

Китап. Китапханә. Китапханәче.

27 май - Бөтенрәсәй китапханәләр көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Сосна авыл китапханәсендә 7 - 9 сыйныф укучылары белән "Китап. Китапханә. Китапханәче" дип исемләнгән библиографик дәрес уздырылды. Китапханәче укучыларны абонемент, китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырды. Укучылар "китапханә" сүзенең килеп чыгышы, китапларны ничек  кулланырга  кирәклеге турында кызыксыну белән тыңладылар.