Куюкская сельская библиотека - филиал № 14

"Блокада ипие"

1944 елның 27 гыйнварына Ленинградның камалыштан чыккан көне. Бөек Ватан сугышы тарихындагы вакыйгага сиксән ел вакыт уэган. Ленинградның батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы булып кереп калды.
Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән, 1944 елның 27 гыйнварына кадәр 900 көнгә һәм төнгә камалышта кала. Ленинградлылар өчен бу үлем исе аңкып торган иң авыр көннәр була. Шул уңайдан китапханәдә укучы балалар өчен "Блокада ипие" дигән әңгәмә уздырылды.