Куюкская сельская библиотека - филиал № 14

"Сугыш дәһшәтен китаплар сөйли"

Сугыш, аның геройлары турындагы истәлекләрне саклап калырга безгә китаплар ярдәм итә. Әлбәттә, әдәбият дөньяны үзгәртә алмый, әмма сугыш турындагы китаплар кемнеңдер йөрәк хисләренә кагылырга һәм тормышыбызга бер генә тамчы булса да игътибар һәм игелек өстәргә мөмкин. Алар безнең безгә һәм киләчәк буынга Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекне һәм тыныч тормыш кыйммәтләрен аңларга да ярдәм итәләр. Китапханәдә "Сугыш дәһшәтен китаплар сөйли" китап күргәзмәсе ясалып, күргәзмә янында китап укучыларга обзор ясалды. Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышына багышланган китаплар, 9майга карата рәсемнәр, флажоклар урын алды.