Куюкская сельская библиотека - филиал № 14

"Балалар журналлары дөньясы"

Китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Балалар журналлары дөньясы" дигән библиофреш узды. Балалар иң беренче балалар өчен нинди журнал чыкканын, китапханәгә килгән журналлар белән таныштылар. Салават күпере журналыннан кызыклы сорауларга җавап табып, Сабантуй журналындагы юл билгеләре исемнәрен белеп, Ялкын журналында "Туган телдә матур сүзләр" дигән темага балалар язган шигырьләрне укып, Ёжики һәм Фантазёры журналындагы сконвордларга җаваплар таптык.