Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

«Гаилә кыйммәтләре»

Китапханәдә «Гаилә кыйммәтләре» мәгълүмат сәгате үтте. Чара китапханәченең кеше тормышында гаиләнең әһәмияте турында сөйләве белән башланды. Чарада «Китаплы гаилә – белемле гаилә» китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә балалар әдәбиятынең һәм җирле авторларның китаплары тәкъдим ителде. Китаплар гаилә темасын яктыртты: әтиләр, әниләр, әбиләр һәм бабайлар, абыйлар, апалар, иң якын кешеләр турында, Р. Сәлах, Й. Шәрәпова, Ф. Шакирова, Э. Шарифуллина, Г. Морат, Л. Әмирхановның шигырьләрен укыдык. Гаилә - кеше өчен иң кадерле, иң кирәкле урын ул. Гаилә кыйммәтләре сакланганда гына гаилә нык һәм бердәм була. Гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәр викторинасында катнаштылар. Гаилә белән уку өчен китаплар алдылар.