Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

«Әфган сугышы хатирәләре»

15 нче февраль – сугышчы–интернационалистларны искә алу көне. Быел совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 35 ел.«Әфган сугышы хатирәләре» дигән батырлык сәгате үтте. Чара барышында балаларга Әфган сугышы вакыйгалары һәм Совет солдатларының батырлыклары турында мәгълүмат бирелде."Воины интернационалисты Балтасинского района" дип аталган китаптан Әфганстанда хезмәт иткән райондашларыбыз, авылдашларыбыз турындагы материаллар белән таныштык.