Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

"Матбугат- җәмгыятьнең көзгесе "

Гыйнварда Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә бу көнне 1703 елда Петр беренче указы буенча "Ведомости" газетасының беренче саны дөнья күрә. Хәзерге заманда теләгән басмаларны яздырып бетереп булмый, ә укыйсы килә. Китапаханә бу очракта сезгә ярдәмгә килә. Искиткеч матур нәшер ителүче "Сөембикә", "Идел", "Сәхнә", "Казан утлары", "Чаян", "Безнең мирас", "Майдан", Гаилә учагы", "Татарстан" журналлары; балалар өчен "Салават күпере","Ялкын", "Юный эрудит", "Сабантуй", "Ёжик", "Фантазёры","Мишутка" "Непоседа" журналлары белән китапханәдә дә танышып, өйгә алып та укырга мөмкин. Шулай ук "Көмеш кыңгырау", "Ватаным Татарстан" "Татарстан яшьләре", "Мәдәни җомга", "Хезмәт" газеталары белән дә таныша аласыз."Матбугат- җәмгыятьнең көзгесе " - матбугат сәгате.