«Конституция - дәүләтнең төп законы»
6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан китапханәдә «Конституция - дәүләтнең төп законы» дип исемләнгән күргәзмә төзелде һәм күзәтү үткәрелде. Укучылар бәйрәм тарихы белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар. Татарстан Республикасының Дәүләт гербының рәсемен ясадылар.