Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

«Библионочь» Бөтенрәсәй акциясе

27 майда илнең төп мәдәни вакыйгаларының берсе - уникенче тапкыр «Библионочь» Бөтенрәсәй акциясе узды. Бу елның төп темасы - китап укуны пропагандалау "Вместе читаем".
"Алтын җирдән табыла, белем - китаптан" дигән темага яшьләр белән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәгә йорүчеләр газета-журналлар, китап күргәзмәләре,яңа китаплар белән таныштык. Китаплар доньясына сәяхәт ясап, әдәби жанрлар буенча сорауларга җаваплар таптык, табышмаклар, ребуслар чиштек.