Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

"Ул үз халкын бөек итте"

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан "Ул үз халкын бөек итте" китап күргәзмәсе эшләде һәм күзәтү ясалды.
Габдулла Тукай туган көн. Габдулла Мөхәммәтгариф улы татар шигъриятендә иң якты йолдыз. Халкыбызның сөекле улы калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык- безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Тукай үз милләтенең киләчәге, теле, мәгърифәте, сәяси үсеше өчен җан атып яшәгән татар баласы һәм татар әдәбиятын дөнья киңлекләренә алып чыккан милли шагыйрь. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле.